Зианчуринские зори
+15 °С
Облачно
VKTelegramMAX
Поздравляем!
7 Ноября 2020, 11:40

С днем рождения, любви и радости, везения...

Кадерле әниебез, , бүген барыбыз өчен дә якты, иләһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.Үзебез әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән. Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар. Безнең әни ,Тукаева Фирдавес Шакир кызы, Калимуллино авылында яши. Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.Ул — әтиебез Тукаев Габдулсамат Ильяс улы белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше.Ул — һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк.Ул — бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.Ул — гомер уртасына якынлашучы гап-гади хатын кыз.Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, әни! Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез!Кадерлебез, сине шушы оло бәйрәмең, 85 йәшең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз. Сиңа котлап балаларың ,кияүләрең,онокларың.Новониколаевка, Ишемгулово, Чебеньки , Калимуллино, Ермекеево авыллары , Уфа, Благовещенск, Санкт-Петербург

Кадерле әниебез, , бүген барыбыз өчен дә якты, иләһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.Үзебез әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.
Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән. Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар. Безнең әни ,Тукаева Фирдавес Шакир кызы, Калимуллино авылында яши.
Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.
Ул — әтиебез Тукаев Габдулсамат Ильяс улы белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше.
Ул — һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк.
Ул — бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.
Ул — гомер уртасына якынлашучы гап-гади хатын кыз.
Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, әни! Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез!
Кадерлебез, сине шушы оло бәйрәмең, 85 йәшең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз. Сиңа котлап балаларың ,кияүләрең,онокларың.
Новониколаевка, Ишемгулово, Чебеньки , Калимуллино, Ермекеево авыллары , Уфа, Благовещенск, Санкт-Петербург
Читайте нас